«Урман буйлап әкият йөри»: әдәби калейдоскоп (0+)

21 март көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Халыкара урманнар көненә багышланган әдәби калейдоскопка чакырды. 

сказка
10ф. «Сказка по лесу идёт» 2
10ф. «Сказка по лесу идёт» 1
10ф. «Сказка по лесу идёт»
10ф. «Сказка по лесу идёт» 3

Урманнарны яшел океан дип йөртәләр, һәм лаеклы рәвештә. Чара мәгълүмат минутыннан башланды, аның барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм шулай ук урманнарның планетаның «үпкәләре», күп кенә хайваннар һәм кошлар өчен өй булуы, урман булмаса – аларның һәлак булачагы, шунлыктан аңа карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында белде. 

Шуннан соң балалар Кабартма белән бергә В. Бианканың «Лесные домишки», Н. Сладковның «Бюро лесных услуг», М. Пришвинның «Лесной шатер» кебек урман әкиятләре буйлап сәяхәт кылды.

Уеннар һәм бәйгеләрсез буламы соң? Балалар әкияти урман викторинасында катнаша, урман җәнлекләре турында табышмаклар чишә, урманда яшәүчеләр өчен «әкияти» теремкәй төзи алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: